Татарстанда бүген 33 градус җылы булачак
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 24 августта республикада алмашынучан болытлы һава торышы саклана. Явым-төшем көтелми.
Көн дәвамында көньяк-көнчыгыштан талгын җил исә. Көндезге максималь һава температурасы Татарстанда - +28..+33, Казанда +28..+30 градус җылы булачак.
Республикада иртәгедән яңгырлар көтелә.